Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада билгеле журналист кыйналган


Русиянең “Известия” газетасының Башкортстандагы төбәк чыгарылышы мөхәррире Рөстәм Гобәйдуллин билгесез кешеләр тарафыннан каты кыйналып, хастаханәгә эләккән.

Танылган журналистка үз йортына кергәндә, лифт янында сагалап торган ике егет һөҗүм итә. Рөстәм Гобәйдуллин, үзе дә каршылык күрсәтергә тырышса да, каты кыйналуга дучар була. Бик күп яралар ала ул. Хастаханәдә хирурглар ярдәме дә кирәк була Рөстәм әфәндегә.

Мөхәррир әйтүенчә, әлегә ул үзенә һөҗүмнең вазифасына бәйле булу-булмавын кистереп әйтми. “Моны бары тик хокук саклау оешмалары гына ачыклар”, ди зыян күрүче. Журналистның мобиль телефонын һәм бар булган акчасын да алып качкан җинаятьчеләр. Әле шушы очракка бәйле җинаять эше ачылган.
XS
SM
MD
LG