Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мортаза Рәхимовны кем алмаштыра?


Узган атнада гына 75 яшьлек юбилеен билгеләгән Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовның алдагы язмышы хакында имеш-мимешләр соңгы көннәрдә тагын куерып китте.

Республикадагы төрле даирәләрдә президентның тиздән үз вазифасын калдырачагы турында хәбәрләр ишетелә. Кайбер федераль матбугат басмаларында һәм электрон мәгълүмат чараларында инде Мортаза Рәхимовның китүе турында Мәскәүгә гариза җибәргәнлеге турында да хәбәрләр бар. Бу хәбәрләр Русия президенты хакимияте идарәсендәге чыганакларга таянып җиткерелә.

Мортаза Рәхимов киткән очракта аның урынына кемне, яки кемнәрне күзаллыйлар соң? Элегрәк тә хәбәр ителүенчә, Башкортстан президентлыгына намзәтләр һаман да шул өчәү күрсәтелә - татар эшкуары Ралиф Сафин, урыс эшкуары Андрей Шаронов һәм Башкортстаннан башкорт милләтле сенатор Рудик Искуҗин.

“Ләкин әлеге исемлеккә кергән кешеләр игътибарны читкә җибәрү өчен генә дә булырга мөмкин. Мортаза Рәхимов урынына Мәскәү Кремле бөтенләй көтелмәгән кешене дә куя ала”, диде “Азатлык” хәбәрчесенә Башкортстан берләшкән оппозициясе килештерү шурасы җитәкчесе Рамил Бигнов.
XS
SM
MD
LG