Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагыстанга җибәрелгән салым рәсмие куылган


Мәскәүдән Дагыстанга җирле салым хезмәте башлыгы итеп җибәрелгән Владимир Радченко республикадан куылуы турында хәбәр итте. Күптән түгел Махачкала урамнарына Радченконың Дагыстан салым хезмәте башлыгы итеп билгеләнүенә каршылык белдереп йөзләгән кеше чыкты.

Reuters мәгълүмат агентлыгы, Радченконың "мин Дагыстанда түгел, кайда икәнемне әйтәсем килми", дигән сүзләрен таратты.

"Коммерсант" басмасы Радченконың урланган булуы һәм Дагыстаннан китмәсә үтерү янауларын алганы турында язып чыкты.

XS
SM
MD
LG