Accessibility links

Сайлау кампаниясеме, әллә имитацияме?


Татарстан Дәүләт шурасына сайлау кампаниясе барышында фиркаләр арасында җитди ярыш сизелми. Бәйсез аналитиклар фикеренчә, хакимият фиркасе юлында кызыл келәмнәр җәелгән.

Татарстанда Дәүләт шурасына сайлау көненә ике атна вакыт калып бара. Демократик җәмгыятьтә бу гадәттә иң кызган вакыт. Әйтик, массакүләм мәгълүмат чараларында дебатлар, пропаганда максатыннан урам җыеннары үткәрү, халык белән аралашу һәм башка шундый чаралар вакыты.

Татарстанда исә артык җанлану күзәтелми. Оппозиция вәкилләре Мортазин, Садыйков, Штанин, Салий, Столярова ризасызлык белдереп үзләренчә җыелышлар үткәрә. Алар шулай ук сайлау алды кампаниясендә булган канун бозу очракларын да тикшерә.

Сайлау кампаниясенең шулай сүлпән баруы сәясәт белгечләрен дә борчый. Пәнҗешәмбе Казан дәүләт университетының сәясәт бүлегендә Мәскәүнең җәмәгатьчелек фикерен тишерү фонды бәйсез белгечләрне җыйды.

Җыелышта сәясәт фәннәре докторы, Казан дәүләт технология университеты профессоры Сергей Сергеев, Казан дәүләт университетының сәясәт белеме кафедрасы доценты Николай Игнатьев, КДУ аспиранты Виктор Сидоров, “Гражданкий голос” газетасы хәбәрчесе Олег Белогородский, “Независимая газета” басмасының Казандагы хәбәрчесе Ян Гордеев, КДУ доценты Андрей Большаков һәм башкалар катнашты.

Биредә җыелганнар, сайлау алды көрәшенең киеренке бармавын әйтә. Алар фикеренчә, хакимият фиркасе алдан ук барсын да кайгыртып куйган инде. Шуңа күрә сайлау алды кампаниясендә артык шаккатырлык, көтелмәгән хәлләр юк, ди профессор Сергей Сергеев.

“Минемчә, хакимият 1 мартка кадәр халык күңелен күтәренке тотуны максат итеп куйган. Кризис булуга карамастан, вакытында хезмәт хакы түләргә, мөмкин кадәр азрак кешене эштән чыгарырга тырыша һәм башкасы. Ә инде сайлау үткәч исә, җир ярылса да ярый, барыбер дигән кебегрәк. Хакимият халыкны сайлау узганчы йоклатып тотмакчы. Алар халык берни аңламыйча, кирәкле фиркагә ("Бердәм Русия"гә) тавыш бирәчәгенә ышана”, ди Сергей Сергеев.

Татарстанда эшсез калучыларның саны хәзер инде дистә меңнәр белән исәпләнә. Коммуналь хезмәт хакын түләргә дә акчасы булмаган бу халык – төп сайлаучы. Газетада намзәтләр турындагы мәгълүматны күреп, кайсы сайлаучының хакимият фиркасе намзәтенә тавыш бирәсе килер икән дигән сорау туа.

Узган атнада Татарстан президенты Шәймиев Уфада ясаган бер чыгышында, авыр заманалар әле алда, дип кисәткән иде.

Сәясәт фәннәре кандидаты, КДУ доценты Андрей Большаков, бер фиркагә табынсалар да, Миңтимер Шәймиев белән Фәрит Мөхәммәтшинның кризиска карата фикерләре төрле, ди:

Андрей Большаков

“Шәймиев фикере билгеле. Ул аны төрле җыелышларда берничә тапкыр әйтте инде. Әмма “Бердәм Русия”нең Татарстандагы лидеры Фәрит Мөхәммәтшинның нәрсә әйтүенә игътибар итик. Ул Шәймиевнекенә капма-каршы сүзләр әйтә. Кризис вакытында илгә бер фирка генә ярдәм итә ала, ди. Кризиска каршы билгеле чаралар үткәрә. Шуңа күрә бер башлык бер нәрсә сөйли, икенчесе - башкасын. Үзләре дә аңламыйлар”, ди Андрей Большаков.

Сөйләшүдә катнашкан “Независимая газета”ның Казандагы хәбәрчесе Ян Гордеев исә, сайлау алды кампаниясендә дистәгә якын канун бозу очрагын санап китеп була, ди. Аның сүзләренчә, “Бердәм Русия” үз-үзен таныту кампаниясен инде 4 ай элек үк башланган.

“Хакимият фиркасе көчләп тавыш җыя. Мәсәлән, күптән түгел бер мәктәптән шалтыраттылар. Ата-аналарны җыелышка чакыралар икән. Килмичә булмый, балаңның мәктәпне тәмамлыйсы бар бит. Мәктәпкә килгәч, җыелышны “Бердәм Русия” фиркасеннән намзәт белән очрашуга алыштыралар. Кире китеп булмый. Киемнәр бүлмәдә ябылган. Өстәвенә һәркем агитация мәгълүматын алдык дип кенәгәгә кулын куярга тиеш.

Ян Гордеев

Фиркасез намзәтләргә килгәндә, алар бүген үзләренә реклам урыннарын да сатып ала алмый. Бер намзәт сөйләгәнчә, янәсе хакимият реклам белән шөгыльләнүчеләргә “Бердәм Русия”дән булмаган намзәтләргә буш урыннарны бирмәскә кушкан. Әгәр хакимият фиркасе берәр җиргә килеп ниндидә булса очрашу үткәрергә тели икән, аларга бөтен юллар ачык, ә башкаларга юк. Башка бер фирканең акчасы булса да, алар үз-үзләрен рекламлый алмый”, ди Ян Гордеев.

Сәясәт белгечләре фикеренчә, массакүләм мәгълүмат чараларында барган дебатлар да тыныч кына уза. Биредә бер фирка әгъзаларының икенчесенә каршы булулары сизелми. Барысының да максатлары бертөсле.

Моннан тыш белгечләрне, халыкның сайлауга битараф булуы борчый. Күп кенә яшьләр хәтта нинди сайлау узуын да белми, ди алар.

Бер мандатлы төбәкләрдән сайланучыларга килгәндә, сәясәт белгече Андрей Большаков, алар да нигездә “Бердәм Русия”гә карый, ди.

Мәсәлән, Дәрвишләр бистәсе бүлгесендә 18-нче хастаханә башлыгы намзәт булып бара. Ул бәйсез буларак күрсәтелсә дә, асылда хакимият фиркасе сәясәтен хуплаячак. Шулай ук намзәт Григорьев та, бәйсез саналуга карамастан, минемчә, “Бердәм Русия” яклы. Шуңа күрә Дәүләт шурасына чын оппозиция вәкилләренең керәчәгенә өметләнәсе юк. Анда Салий, Штанин, Мортазин, Садыйков кебекләр керә алмас”, дип уйлый Андрей Большаков.

Сайлауда кайсы фирканең күпме тавыш җыячагын исә профессор Сергей Сергеев болай фаразлый:

“Билгеле, “Бердәм Русия” узган елгы күрсәткечләрдән азрак җыя алмый. Бу сайлауда ул партия исемлеге белән 72-75% тавыш җыячак. Тагын 10% тавышны бер мандатлы бүлгедәге намзәтләр алачак. “Бердәм Русия” дән тыш Шурага тагын КПРФ һәм “Гадел Русия” керергә мөмкин. Әмма болай булган очракта да, шурада иң күбе 10 депутат кына чыннан да оппозиция вәкилләре булачак”, ди Сергеев.

Сәясәт белгечләре фикеренчә, Дәүләт шурасының яңа составы тарихка кереп калачак. Чөнки нәкъ аларга Татарстанны кризистан алып чыгарга, авыр вакытларда республикага яңа президент сайларга кирәк булачак.

XS
SM
MD
LG