Русия һөнәр берлекләре эшсезлекнең артуына һәм эшче халыкның тормышы начарлануына каршы илкүләм каршылык чараларын үткәрде. Хабаровскийдагы урам җыенында 300ләп кеше катнашкан, Тальятида автомобиль төзү ширкәтләрендә эшләүче 500ләп кеше урамга чыккан. Шулай ук каршылык чаралары Мәскәү һәм Петербурда үткән. Аларда 100ләп кеше катнашкан дип хәбәр ителә.