Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кем-кемгә гашыйк?


14 февральдә дөньяда Изге Валентин, Гашыйклар көне билгеләп үтелә. Бу көнне товар сату өчен генә түгел, сәяси максатларда да кулланучылар бар

Мәскәүдә кайбер хәрәкәтләр бу көнне сәяси чаралар үткәрде. “Эхо Москвы” радиосы хәбәренә караганда, 30лап кыз кулларына алсу төстәге шарлар алып премьер-министр Путинга мәхәббәт аңлаткан шигарьләр күтәреп торган. Мәскәүдә башка бер урында, оппозициядәге хәрәкәттән биш кыз үз чарасын уздырган. Алар ярым шаярулы шигарьләр күтәреп "аюларга" тәнкыйть белдергән. Путинга гашыйк кызлар чарасында ике кеше тоткарланган, оппозициядәге кызлар акциясе тыныч үткән дип хәбәр ителә.

Минскида яшьләр хәрәкәте исә җитди таләпләр белән “Мәхәббәт өчен” дип исемләнгән күләмле урам җыенын үткәрде. Яшьләрне милиция хезмәте әйләндереп алды дигән хәбәрләр килә.

Татарстанда һәм Башкорстанда 14 февраль көнгә багышлап күбесенчә куңел ачу чаралары уза. Кибетләрдә тәбрикләмәләр, кызыл, алсу төстәге уенчык йөрәкләр күпләп сатыла. Яшьләр өчен дискотекалар, радиоларда махсус программалар үткәрелә, иң яхшы парга бәйгеләр уздырыла.

Казанда ел саен шәһәр идарәсе “Мин яратам” тамашасын үткәрә. Түбән Кама каласында студентлар бәйрәм белән котлап махсус күңел ачу кампаниясе белән шәһәр буйлап йөрде, социаль үзәктә конферт куйды, шул ук вакытта 14 февраль көнне шәһәрдә 60 меңенче пар язылышты, аларны котларга шәһәр идарәсе вәкилләре дә килде, дип яза агентлыклар.
Бу юлы әлеге чаралар сайлау алды кампаниясе чорына туры килде.

Согүд Гарәпстанында исә гашыйклар көнен билгеләп үтү тыелды.

Кибетләрдә шушы көнгә багышлап ясалган йөрәкләрне, чәчәк, татлы әйберләрне сату рөхсәт ителми башлады. Бу тыюны бозган очракта товар тартып алыначак.

Согүд Гарәпстанындагы дин әһелләре бу көнгә генә түгел, туган көн һәм башка бәйрәмне билгеләп үтүгә дә каршылык белдерә. Алар мондый бәйрәмнәр исламга каршы килә дип саный.
XS
SM
MD
LG