Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил Папаның сәфәре әзерләнүен раслый


Израил премьер-министры Эхуд Олмерт бүген Рим Папасы Бенедикт XVI май аенда илгә рәсми сәфәргә киләчәк дип игълан итте. Бу Ватикан башлыгының килүен рәсми төстә раслучы хәбәр булды. Олмерт Папаның килүенә әзерлек эшләре алып барылуы турында да әйтте. Израил ягы биргән мәгълүматка караганда, Рим Папасы 8-14 майда Йорусалимдә, Назарет һәм Бәетләхемдә булачак, шулай ук Үрдундә Амман каласында тукталачак. Күптән түгел Рим Папасы Холокостны инкарь иткәне өчен читләштерелгән епископны яңадан чиркәүгә кайтару карарын кабул иткән иде. Бу Израил һәм Ватикан арасында каршылык китереп чыгарды һәм рәсми сәфәрне шик астына куйды.

XS
SM
MD
LG