Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар сәяси үтерешләргә протест белдерде


Мәскәүдә берничә хокук яклау оешмасы башлангычы белән адвокат Станислав Маркелов һәм журналист Анастасия Бабурованы искә алу чарасы үтте. Шул уңайдан оештырылган урам җыенында сәяси үтерешләрне туктату таләбе яңгырады. Шәһәр эчке эшләр идарсе хәбәр иткәнчә, урам җыенында 300ләп кеше катнашты. Чара тыныч үтте, дип хәбәр итә агентлыклар.

Хокук белгече Станислав Маркелов һәм аның янында булган журналист кыз Бабурова гыйнварда Мәскәү үзәгендә атып үтерелгән иде.
Маркелов чечен кызы Эльза Кунгаева эше, башка җәнҗаллы эшләрне алып барды.

Тикшерүчеләр Маркеловның үтерелүен аның эше белән бәйли.
XS
SM
MD
LG