Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагыстанда сугышчыларга каршы хәрби чаралар бара


Дагыстанның Сергокалин районында Федераль иминлек хезмәтенең махсус хәрби чарасы дәвам итә. Кимендә 3 ваһаби сугышчы үтерелгән дип хәбәр ителә. Алар Мөхәммәд Ваһабов төркеменә кергән булган. Тагын бер сугышчының эзеннән баралар. Бәрелешләр булган җирдә 3 автомат, ике шартлаткыч табылган. Элегрәк, якшәмбе көнне урманда 4 кешелек төркемнең табылуы турында хәбәр ителгән иде. Аннан соң тагын бер төркем сугышчыларның булуы турында да әйтелде. Бәрелешләр барган районны сакчылар әйләндереп алган.
XS
SM
MD
LG