Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урал Рәхимов иң байлар исемлегендә 33 урында


Башкортстан президентының улы, 47 яшьлек Урал Рәхимов Финанс журналының 2009 елгы Русия байлары исемлегендә 33-нче урынны алды.

Исемлеккә Русиядәге иң бай 200 кеше кергән.

Анда Башкортстаннан Урал Рәхимовтан кала башка берәү дә юк.

Финанс журналы Уралның милке 1.4 миллард АКШ долларына тиң дип бәяли.

Башкортстан президенты улының статусы "республика нефтехимия комплексының яшерен хуҗасы" дип билгеләнгән.
XS
SM
MD
LG