Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда җинаятьчелек арта


Башкортстанда җинаятьчелек соңгы айларда сизелерлек арткан һәм киләчәктә аның тагын да артуы күзаллана.

Бу хакта журналистлар белән очрашуда Башкортстан прокуроры Сергей Хуртин белдерде. Матбугат очрашуында Сергей Хуртин Башкортстан прокуратурасының узган елгы эшчәнлеге турында хисап тотты. Сергей Хуртин сүзләренчә, киләчәктә республикада җинаятьчелекнең артуына аеруча илдәге икътисадый кризис сәбәпче булачак.

“Күп ширкәтләрнең үз эшчеләренә бурычлары көннән-көн арта. Бүгенге көнгә республика буенча хезмәт хакы бурычлары 44 миллион сумнан артып китте. Алдагы айларда Башкортстанның 280-нән артык ширкәте үзләрендә эшчеләрне һәм хезмәткәрләрне кыскартачагы хакында белдерде. Бу исә күп кешеләрнең урамда торып калуына һәм аларның яшәү өчен керем табуга теләсә нинди юлга, хәтта хокук бозуларга басуы да күзаллана”, диде республика прокуроры.

Башкортстанда 2008 елда икътисадка бәйле җинаятьләр дә арткан – 8,5 процентка үскән бу күрсәткеч. Әлегә салым түләүләрдәге кайбер җинаятьләрне тикшереп бетү нәтиҗәсендә генә дә республика казнасына 2 миллиард сум акча кайтарылган.
Прокуратура мәгълүматларына караганда, республикада җинаятьләрне ачу юнәлешендә бераз алга китеш бар. Узган елда хокук саклаучылар тарафыннан Башкортстанда 50 меңгә якын җинаять ачыкланган. Шуларның 10,5 меңе авыр һәм үтә дә авыр җинаятьләр.

Шул ук вакытта узган елда хокук саклаучылар балигъ булмаганнарны төрле җинаятьләргә җәлеп итүне кисәтү тәңгәлендә уңай үзгәрешләргә ирешә алмаган. Яшьләр һәм үсмерләр арасында җинаять юлына басучылар шактый арткан.
XS
SM
MD
LG