Accessibility links

Сабан туен көтәсе калды


Алдынгы урынны алган баһадирлар
Алдынгы урынны алган баһадирлар

Муса Җәлил призына оештырылган татар-башкорт көрәше бәйгесе тәмам.

Аның нәтиҗәсе мондый: беренче урында –Чаллы, икенчедә - Теләче, өченчедә - Әлмәт, дүртенчедә - Арча. Быел бишенче урын алган көрәшчеләргә бүләкләр бирелде. Башкортстан такымы шактый уңышлы чыгыш ясады дияргә була, алар 50 такым арасында 15-нче булды. Ә менә шушы турнирда беренче тапкыр катнашкан Новосибирски көрәшчеләре Чистай, Бөгелмә, Яңа Чишмә командаларын артта калдырып 46 урын алды.

Шушы тирнирның иң күп мәртәбә җиңүчесе исемен йөрткән Балтач командасы 12 урынны гына яулый алды.
Бәйгедә барлыгы 400-гә якын көрәшче катнашты. 130 киллограм авырлыктан зуррак үлчәүдә 187 киллограм авырлыктагы Норлат егете Илдар Аббасов алды.
XS
SM
MD
LG