Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта шартлаулар 8 кешене үтерде


Багдадка дини йоладан кайтучы шыгыйлар юлына куелган 2 бомба шартлаудан 8 кеше һәлак булды.

Бомбаларга юлыккан микроавтобусларда тагын 20-дән артык кеше яраланган.

Багдадтан көньяктагы Кербалада Арбагыйн йоласында йөзләрчә мең шыгый катнашты.

Йөҗүмнәр булдырмас өчен тәртип сайлауда 30 меңләп полиция хезмәткәре һәм хәрби катнашты.

Узган атнада Кербалага бу йолага барганда бомбалар шартлап 60 кешене үтергән иде.
XS
SM
MD
LG