Accessibility links

Клинтон Пхеньянны ракета сынамаска дип кисәтә


АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Төньяк Кореяны ракета сынавы үткәрмәскә дип кисәтте.

Бүген Япония башкаласы Токиода чыгыш ясап Клинтон Төньяк Кореяның ракета сынавы Пхеньян-Вашингтон мөнәсәбәтләре өчен бер дә файдага булмыячак диде.

Пхеньянның соңгы белдерүләрендә ракета сынавы мөмкинлегенә ишарәләр булган иде.

Клинтонның Төньяк Корея атом кораллары программасыннан баш тарткан очракта АКШ тынычлык килешүе төзергә һәм номталь мөнәсәбәтләр урнаштырырга тырышачак дигән узган атнадагы белдерүенә Пхеньян әле җавап бирмәде.
XS
SM
MD
LG