Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда 2008-дә тыныч халыкны үтерү нык арткан


Берләшкән Милләтләр Оешмасы 2008 елда Әфганстанда тыныч халыкны үтерүләр 40 процентка артып 2118 кешегә җитте диде

БМОның сишәмбе игълан ителгән бу яңа хисабына каранганда, тыныч халыкны үтерүләрнең 55-проценты өчен сугышчылар гаепле.

Әмма 39 проценты өчен АКШ, НАТО һәм Әфган көчләре гаепле. Алар 829 цивильне үтергән.

2001 елда Әфганстанда Талибан хакимияте бәреп төшерелгәннән бирле 2008 ел тыныч халык иң күпләп үтерелгән ел булган.
XS
SM
MD
LG