Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечнядә хәмер тәүлегенә 2 сәгать кенә сатыла


Чечня президенты Рамзан Кадыров республикада хәмер сату вакытын 2 сәгатькә генә калдыру турында карар имзалады.

Чечнядә хәмер эчемлекләр иртәнге сәгать 8-дән иртәнге унга кадәр генә сатылачак.

Грозныйда хөкүмәт утырышында бу карарны игълан итеп Кадыров, хәмер җәмгыятьтә җинаятьчелек һәм әхлаксызлык артуга китергәнгә күрә, мин шундый карар имзаладым диде.

Рамазан аенда исә Чечнядә хәмер сату гомумән тыелачак.
XS
SM
MD
LG