Президент Миңтимер Шәймиев икътисад тармагында төпкә килеп җиттек дисә дә, сәяси тормышка килгәндә, шул уңайдан булачак сайлаудан өметен өзмәгән, мөгаен. Казан активистлары белән “Пирамида” үзәгендә очрашып ул “Бердәм Русия”нең сайлауда иң күп тавыш җыеп җиңәчәге турында сөйләде. Биредә президент нәтиҗәләрне билгеле саннар белән әйтми. Шулай да, сәясәт белгечләре, республика башлыгының бу гамәлен яшерен агитация дип кабул итә.
Казан активистлары җыелышында меңгә якын кешенең катнашуы билгеле. Президиумда фирканең Казан бүлеге җитәкчесе Илсур Метшин, төбәк бүлегенең сәси шура сәркәтибе Фәрит Мөхәммәтшин утырган.
Миңтимер Шәймиев үз чыгышында кризис чоры булуга карамастан, сайлауны югары дәрәҗәдә үткәрергә кирәклеген әйткән. Узган елны Русия Дәүләт думасына сайлау алдыннан Шәймиев Казан активистлары белән очрашып “Бердәм Русия”гә күпме тавыш җыярга кирәклеген белгерсә, быел исә президент төгәл әйтми. Җыелыштагыларга ул “Без барыбыз да ничек һәм нәрсә эшләргә икәнлеген яхшы беләбез. 1 март сайлавында җиңү безнеке булырга тиеш” дигән.
Башка елларны хакимиятнең мондый гамәлләренә оппозициядәге фирка әгъзалары ризасызлык белдереп, хәтта мәхкәмәләргә мөрәҗәгать итеп килсә, быел тыныч. КПРФ, “Гадел Русия” фирка җитәкчеләре дә “Бердәм Русия” гамәлләрендә канун бозу күрми. Әмма барыбер дә, алар фикеренчә, сайлау алды кампаниясе тигез көчләр белән бармый. Коммунист Хафиз Миргалимов бу турыда мондый фикер әйтте:
“Сайлау кампаниясе барышында канун бозулар бар. Кайбер депутатлар мәктәптә директорлар аркылы ата-аналарны җыеп, төрле ширкәтләрдә җыелышлар үткәреп йөри. Бу очрашулар канунга каршы килә, билгеле. Төбәк комиссиясе мондый җыелышлар үткәрә икән һәрбер фиркадән вәкилләр чакырырга тиеш.
Шәймиевнең Казан активистлары белән очрашуы, аңлашыла. Ул да сайлау нәтиҗәсе белән борчыла. Әмма КПРФ вәкилләренең бу чарада катнашмавында “Бердәм Русия”не түгел, ә төбәк комиссиясен гаепләргә кирәк. Чөнки көндәш булган фиркаләр, билгеле, бер-берсен үз чараларына чакырып ятмый. Ә төбәк комиссиясе хакимият фиркасе җыелышларына башка фирка намзәтләрен чакырмый икән, димәк ул аларга өстенлек бирә. Монысы инде канун бозу, билгеле”, ди Хафиз Миргалимов.
Хакимият фиркасенең шәһәр үзгендә меңләгән кеше җыеп очрашулар үткәрүен “Гадел Русия”дә тыныч кабул итә. Бу фиркадән намзәт булып баручы Флера Зыятдинова артык кискен фикер әйтмәде. Бу аңлашыла да, чөнки кемне генә алма, Зыятдиновага якын. Чөнки төрле вакытларда ул “Бердәм Русия”, КПРФ әгъзасы да булып торды. Хәзер “Гадел Русия”дә булуга карамастан, ул элекке дуслары турында авыр сүз дә әйтә алмый, күрәсең.
“Мин моңа аңлатма бирмим, вакыты ул түгел. Без үзебезнең фиркадә эш алып барабыз. Сайлау алды вәзгыятен хәзер инде үзгәртеп булмый. “Бердәм Русия” кебек активистлар белән очрашырга кирәк. Бу чараларда без дә катнашсак, яхшырак булыр иде. Әмма Шәймиев “Бердәм Русия”нең рәистәше, шуңа да аны гаепләп булмый. “Гадел Русия” үзенә бирелгән мөмкинлекләрне файдаланды.
Без урам җыеннар да, пикетлар да үткәрдек. Баштарак киртәләр бар иде. Кайбер агитаторларыбызны җыеп милициягә алып киткән очраклар да булды. Соңрак бер-беребезне аңлагач мондый хәлләр кими башлады. Хәзер исә сайлауга бер атна вакыт калды. Хакимият безгә эшләргә ирек бирә. Әмма, сайлау алды көрәшендә көчләр бер түгел”, ди Флера Зыятдинова.
Оппозиция вәкилләре үзләре үк, “сайлауга бер атна вакыт калды, буласы булган инде” дип әйтеп килә икән, димәк сайлауның чираттагы уен икәнлегендә шик юк, ди бәйсез белгечләр. Алар фикеренчә, хәзер исә кризис турында артык искә алмыйча, халыкның кәефен төшермичә, алдан язылган сценарийга таянып бу уенны үткәреп җибәрәсе генә бар.