Accessibility links

Кайнар хәбәр

Адвокат: Политковская эшендә гаепләү уйлап чыгарылган


Күренекле журналист Анна Политковскаяны үтерүдә гаепләнеп хөкем ителүче 3 кешенең адвокаты прокуратура гаепләүне уйлап чыгарган дип белдерде.

Адвокат Мурад Мусаев моны мәхкамәдә үзенең йомгаклау чыгышында әйтте.

2 Чечен бертуган һәм Мәскәүдәге 1 элекке милиция хезмәткәре 2006 елда Политковскаяны үз өе янында атып үтерүдә гаепләнә.

"Новая Газета" хезмәткәре Политковская Чечняда кеше хокуклары бозылулар турында яза иде.
XS
SM
MD
LG