Accessibility links

Медведев командасына кем керде?


Дмитрий Медведев төбәк башлыкларын алга таба да алмаштырып барырга вәгъдә итә. Президентның 100-леге шуның өчен сайландымы?

Русия президенты Дмитрий Медведев сишәмбе көнне кайбер төбәк башлыкларын эштән алуны аңлатып "губернаторларны алмаштыру алга таба да барачак, кризис шартларында заманча эшләү таләп ителә", дип белдерде.

Сишәмбе көнне президентның интернет сәхифәсендә иң яхшы, иң әзерлекле 100 җитәкченең исемлеге басылып чыкты. Анда яңа гына төбәк башлыгы урыннарына тәкъдим ителгән 4 шәхеснең берсе - Андрей Турчак кына кертелгән иде.

Андрей Турчак “Бердәм Русия” фиркасендә яшьләр белән эшләү тармагын алып барган, Федерация Шурасында яшьләр һәм туризм комиссиясендә эшләгән булган.

Ул 1975 елгы, губернаторлыкка билгеләнгәч, Турчак Русиядә иң яшь төбәк башлыкларының берсе булачак. Президентның 100 кешелек исемлегенә кертелгән башка җитәчекләр дә урта яшьтәгеләр һәм яшьләр. Иң өлкәненә - 50 тирәсе, иң яшенә - 27 яшь.

Президент исемлегендә Метшин да бар

“Медведев командасы”ның исемлеге федераль һәм төбәк хакимиятләре, бизнес һәм фән, иҗтимагый оешмалар өлешләренә бүленеп төзелгән.

Төбәкләр өлешенә Татарстаннан ике җитәкче кергән. Аларның берсе - Казан шәһәр башлыгы Илсур Метшин, икенчесе – Татарстанның мәгълүмат технологияләре үзәге җитәкчесе Николай Никифоров.

Шул ук төбәк хакимиятләре бүлегендә, Метшиннан кала, тагын бер татар кешесе күренә - Ленинград өлкәсе башлыгы урынбасары Рәшит Исмәгыйлев.

Исемлекнең федераль хакимият өлешенә Думадагы халыкара эшләр комитеты рәисе Константин Косачев, авыл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Слепнев, Дума депутаты Игорь Баринов, президентның Думадагы вәкиле Гарри Минх һәм башка хакимият оешмалары, министрлыклардагы урынбасар, бүлек башлыгы дәрәҗәсендәге җитәкчеләр кертелгән.

Бизнесс вәкилләре арасында күбесенчә дәүләт кулында булган БТБ банкы җитәкчелеге вәкилләре Михаил Задорнов һәм Ольга Дергунова, интернеттагы иң популяр эзләү сәхифәсе “Яндекс” ширкәте башлыгы Аркадий Волож, “Русал” ширкәте идарәчеләр шурасы башлыгы Александр Булыгин, шулай ук дәүләтнеке дип саналган “Сбербанк”ның баш икътисадчысы Ксения Юдаева, “Трансаэро” һава ширкәте башлыгы Ольга Плешакова һәм башкалар бар.

Фән, мәгариф, иҗтимагый оешмалар бүлегенә галимнәр һәм җәмәгать пулаты вәкилләрен, югыры уку йортлары укытучыларын керткәннәр. Бу 100 кешене 1211 нәмзәт арасыннан сайлап алганнар.

Өч төрле исемлек

Русия президенты идарәсе башлыгы Сергей Нарышкин аңлатканча, интернетта басылган бу 100-лек - президент исемлеге генә.

Тагын федераль һәм төбәк исемлекләре бар. Рәсми чыганаклар хәбәр иткәнчә, алар 1нче мартка кадәр тезелеп бетәргә тиеш. Шуннан соң, бу исемлекләр дә басылып чыгачак дип ышандыралар.

Нарышкин аңлатканча, исемлекләрдәге кешеләр дә алмаша ала, шулай ук аеруча сәләтле җитәкчеләр астан өскә күчерелергә мөмкин.

Ул журналистларларга мәгълүмат биргәндә, илдәге иң җаваплы урыннарга бу президент резервы исемлегенә кермәгән башка кешеләр дә билгеләнергә мөмкин, диде. Мәсәлән, дүшәмбе көнне төбәк башлыклары урыннарына тәкъдим ителгән 4 шәхеснең 3-се бу исемлеккә юк иде.

“Ведомости” газетасы язганча, әлегә бу 100-лектән төбәк башлыклары түгел, ә түбәнрәк дәрәҗәле урыннарга җитәкчеләр сайланып алынырга мөмкин. Әйтик, министрлар, хөкемдарлар, хисап пулаты рәисләре һәм тикшерүчеләр, үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары, дәүләт оешмалары җитәкчесе урынына шул исемлектән таныш кешеләр билгеләнер дип фаразларга була.
XS
SM
MD
LG