Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм Япония газ сыекландыру корылмасы ачты


Русия президенты Дмитрий Медведев белән Япония премьер-министры Таро Асо Сахалин утравында сөйләшүләр үткәрде.

2 җитәкче Русиянең беренче газ сыекландыру корылмасын ачу тантанасында да катнашты.

Медведев Сахалин-2 проектының эшли башлавы Русиянең дөнья энергия базарындагы куәтен тагын да арттыра диде.

Япон ширкәтләре бу проектның азчылык өлешенә ия. Сыекландырылган газның күпчелек өлеше Япониягә сатылачак.

Бу корылма елына 10 миллионлап тонна сыекландырылган газ җитештерәчәк. Бу бар дөньяда җитештерелгән сыек газның 5 проценты.
XS
SM
MD
LG