Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшьләр җыелган җирдә...


“Шәрык” татар яшьләре клубы атнаның һәр көнендә эшли башлады. Татар яшьләре бергә җыелып сәяси һәм милли проблемалар турында сөйләшә.

“Шәрык” клубы әгъзасы Азат Нурмөхәммәтов әйтүенчә, яшьләр, гел җырлып-биеп кенә утыру дөрес түгел, тарихны да өйрәнергә кирәк дигән теләк белдергән.

Азат Нурмөхәммәтов
“Аларның бу тәкъдименнән соң һәр сишәмбе “Серле тарих” дигән кичә оештырыла, анда яшьләр төрле проблемалар турында сөйләшә”, диде Нурмөхәммәтов “Татмедиа”да журналистлар белән очрашу вакытында.

Гомумән, хәзер татар яшьләренә көн саен җыелырга мөмкинлек бар икән. Мисал өчен дүшәмбе көнне Коръән уку дәресе, чәршәмбе төрек теле дәресе, пәнҗешәмбе “Атнакич”-“Остаханә” (танышу, җырчылар белән очрашу), җомга мөселман кызлары өчен дәрес, шимбә “Аулак өй” (уеннар, танышулар) каралган.

“Клубка бик күп яшьләр җыела. Казандагы һәр уку йортыннан студентлар бар. Хәзер инде бинага да сыймыйбыз”, ди “Шәрык” клубы оештыручыларының берсе Гөлнара Мөхәммәтшина.

Аның әйтүенчә, “Шәрык”ка бик күп белгечләр килә һәм алар шулай ук яшьләргә үз тәкъдимнәрен җиткерә.

“Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе урынбасары Рамил Юнысов бу кичәләрнең кайберләрен Кол Шәриф мәчетендә дә уздыру мөмкинлеген әйтте”, диде Мөхәммәтшина.

Ул шулай ук “Шәрык” күчмә утырышлары кысаларында балалар йортларына да барачакларын әйтте.

Альберт Исмәгыйлов “Шәрык”та төрек теле укыта
Тагын да күбрәк яшьләрне җәлеп итү максатыннан “Шәрык” клубы 26 февраль көнне “Казан” милли мәдәни үзәгендә “Шәрык клубы: Яңарыш” дигән зур чара уздыра. Анда яшьләр бушка Казан ханлыгы музеендагы ядкарьләр белән таныша алачак, Алканат, Иттифак, Исмаил, Инсаф-Сәяр, Илсөя Бәдретдинова, Зиннур катнашында җанлы концерт каралган. Аннан соң Хат төркеме, Эпсилон катнашында ди-джей Шәкертнең “Кызган таба” дискәтүге һәм “кичке уеннар” булыр дип көтелә.

Оештыручылар белдерүенчә, монда шулай ук милли камыр ашлары белән чәй эчү булачак.

Яшьләр үрнәк итеп 1907 елны эшли башлаган “Шәрык” клубын ала. Ул заманда клубка күренекле шәхесләр йөргән, “Сәйяр” театр труппасы да нәкъ шушы клуб каршында оешкан.

“Анда әдәби-музыкаль кичәләр, балалар өчен чаралар оештырылган. Клуб каршында китапханә эшләгән. Ул хәзер безгә гади кебек тоелса да, чынлыкта зур үсеш булган”, ди Лобачевский исемендәге фәнни китапханә җитәкчесе, “Шәрык” клубы тарихын өйрәнүче Җәүдәт Миңнуллин.

Аның сүзләренә караганда, элекке “Шәрык” очрашулары бер генә бинада оештырылмаган. Мисал өчен алар Горький ял паркына чыгып та чаралар уздырган. Ә акчаны исә клуб әгъзалары биреп торган. Ягъни хөкүмәткә бәйлелек булмаган. Бәлкем шуңадыр, хакимият клубны панисламчы оешма дип ябарга теләгән.

1990 елардан кабат торгызылган “Шәрык” татар яшьләре клубы да уңай гына эшләде дип әйтеп булмый. Бинасыз калу, берничә төркемгә бүленеп бәхәсләр чыгу, эчке тарткалаш һәм башка кайбер проблемалар булгалады.

“Шәрык” клубы тирәсендәге вәзгыятне күзәтеп баручылар исә, бүгенге клуб, Тукайлар заманыннан аермалы буларак, кадими, дини ул дип аңлата. Тукай, Әмирханнар вакытында клуб татарларга европа, урыс мәдәниятен кертү өстендә эшләсә, бүгенгесе исә, тарихи, тирән тамырларга барып тоташкан милли мираска таяна. Атнаның җиде көнендә дә, татарларга хас тәгам-ризык кулланып, намазлар укып уздыра бүгенге “Шәрык” үзенең кичәләрен. Ә ураза айларында һәркөн ифтар мәҗлесләре, Корбан бәйрәмендә корбан ашлары әзерләп, яшьләрне милли мохиткә тарту – бүгенге көндә “Шәрык”тан кала, бер генә яшьләр клубына да хас әйбер түгел.
XS
SM
MD
LG