Медведев "йөзлегендә" Казанның да ике кешесе булуга татарстаннар шунда ук игътибар итте. Русия хөкүмәтендә болай да татарлар бар иде. Эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев, икътисад министры Эльвира Нәбиуллина, югары даирәләрдә чиновник булып йөргән Камил Исхаков һәм башкалар.
Шушы көннәрдә Медведев тарафыннан Орел өлкәсе губернаторы урынына тәкъдим ителгән Александр Козлов та чыгышы белән Татарстанның Югары Ослан районыннан, Казан финанс-икътисад институтын тәмамлап, дистәләрчә ел республикада эшләгән. Шунлыктан бүген кайбер сәясәт белгечләре, "Татарстанны җитәкче кадрлар оясы дип тә атарга була", ди.
Президент "йөзлегенә" кергән кешеләрне якты киләчәк көтә ала. Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, алар федераль министрлар, хөкемдар, зур ширкәт җитәкчеләре урынына билгеләнергә мөмкин.
Татар җәмәгатьчелеге өчен кинәт кенә Казан хакимияте башлыгы булып, шәһәрдә үз тәртибен урнаштыра башлаган Илсур Метшин озак вакыт серле шәхес булды. Күп вакыт аның турында, республика җитәкчелегенә бик якын кеше икән, дигән имеш-мимешләр дә йөрде. Кыскасы, халык Метшинның аннан-моннан гына билгеләнгән түрә түгеллеген аңлап килде. Хәзер Медведев "йөзлегендә" булгач, билгеле Метшинның сәяси дәрәҗәсе ныклы булуы көн кебек ачык, ди сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов.
“Метшин Татарстан җитәкчелегендә Миңнеханов белән Мөхәммәтшиннән аерылмалы буларак, Медведев белән яшьтәш. Аның Медведев "йөзлегенә" эләгүе, киләчәктә Татарстан президенты урынына тәкъдим ителүен аңлатырга мөмкин. Универсиада Метшин кулында. Бу чара аның өчен үзенчәлекле тикшерү булачак. Шуңа күрә, кайбер сәбәпләр аркасында Шәймиевкә президентлыктан китергә туры килсә, Медведев бу урынга Метшинны тәкъдим итәчәген хәзер үк белгертә”, ди Рәшит Әхмәтов.
Татарстан хөкүмәте мәгълүмати технологияләр үзәге җитәкчесе Николай Никифоров исә, Әхмәтов фикеренчә, бу исемлеккә ялгыш кына эләккән. 27 яшьлек егеткә сәясәткә үрмәләргә иртәрәк, ди ул.
Сәясәт белгечләре Медведев исемлегендә татар кешесе Рәшит Исмәгыйлевнең булуына да игътибар итә. Әлегә ул Ленинград өлкәсе губернаторы урынбасары булып эшли. Әмма Медведевнең төбәк башлыкларын алга таба да алмаштырып торырга вәгъдә итүен искә алып, Исмәгыйлевнең дә киләчәге өметле, ди белгечләр.
Татарстан хөкүмәтендә кадрлар үзгәрешенә килгәндә, инде берничә атна республиканың сәүдә һәм сәнәгать министры Александр Когогин үз вазифаларын калдыра дигән гайбәт йөри. Гайре мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, янәсе ул узган атна ахырында ук үз теләге белән министрлыктан китү турында гариза язган. Бу хәлне сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов болай аңлата.
“Александр Когогинның министр вазифасыннан ни сәбәпле китүе аңлашыла. “КамАЗ” башлыгы Сергей Когогин республиканың премьер-министры булса, абыйлы-энеле бер хөкүмәттә утыру килешми. Бу хәбәр, Сергей Когогинның чыннан да премьер булачагына шик калдырмый.
Русия премьер-министры Владимир Путин күптән инде Татарстандагы өч югары җитәкченең берсе урыс булуын таләп итә. Димәк, йә президент, йә премьер, йә Дәүләт шурасы рәисе урыс булырга тиеш. Кризис көчәйгәндә, федераль үзәк төбәкләрдәге акчаларны да үз күзәтүе астында тотарга тели. Шуңа күрә Мәскәү Когогинны республикага премьер итеп куяр”, ди Рәшит Әхмәтов.