Русиядә АКШ доллары белән евроның рубльгә карата кыйммәте инде рәттән икенче көн нык кына артты.
Белгечләр фикеренчә, чираттагы бу күтәрелү тиздән туктаячак.
Доллар-евро кәрҗиненең бәясе Русия үзәк банкы куйган чиккә якынлашты. Үзәк банк аны 41 сумнан арттырмаска дип чик куйган иде. Доллар-евро бәясе иң югары күтәрелеше чорында инде 40 сум 80 тиеннән артып китте.
Чәршәмбе иртән долларның бәясе моңарчы беркайчан да күрелмәгән биеклеккә күтәрелеп, бер мизгелдә 36 сум 55 тиенгә җитте. Бу дөнья базарында долларның еврога карата үсүе белән бәйле. Хәзер 1 евро 1.26 доллар тирәсендә бәяләнә.
Рубльнең арзанаюы валюта сәүдәсендә катнашучыларның Үзәк банк доллар-евро кәрҗиненә 41 сум киртәсен озак саклый алмас дип исәпләве, шулай ук спекулятив омтылышлар белән аңлатыла.
Мәскәү банкара валюта базарының чәршәмбе йомгакларына нигезләнеп, долларның рәсми бәясе 36 сум 42 тиен дип билгеләнде.
Евро исә 1 сум чамасы артып, 46 сумга нык якынлашты (рәсми курс - 45 сум 97 тиен).
Доллар-евро кәрҗине дүшәмбе-сишәмбе көннәрендә 1.55 сумга арткан иде.
Атна башында Үзәк банкның рәис урынбасары Алексей Улюкаев Үзәк банк өчен бу кәрҗин бәясенең 39-41 сум арасында тирбәлүе яхшырак булыр иде диде.
Әмма Русиядәге икътисадый вәзгыятьнең начарая баруы сәбәпле, сату-алуда катнашучылар Үзәк банкның 41 сум киртәсен тотып тора алачагына ышанмый башлады.
Белгечләр нефть бәясе тагын да төшкән очракта Русия акчасына басым тагын да артачак дип исәпли.