Accessibility links

Кайнар хәбәр

Маридагы татарлар мәдәни үзәк өчен көрәшә


Рамай Юлдашев
Рамай Юлдашев

Йошкар-Ола шәһәрендәге бер төркем татарлар республика президентына һәм Бөтендөнья татар конгрессына ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

Мари татарлары исеменнән республикадагы милли хәрәкәт җитәкчеләренең берсе Рамай Юлдашев яза. Аның мәгълүматларына караганда, башкалада 12 ел буе эшләп килгән Республика татар мәдәни үзәгенә юкка чыгу куркынычы яный. Шушы үзәк урнашкан “Колос” мәдәният йорты сатуга чыгарылган.

Шулай итеп, мәдәният үзәгендәге “Күбәләк”, “Болгар” бию түгәрәкләре, “Рәйхан” анссамбле, “Сандугач” вокал студиясе, татарча көрәш түгәрәге, гарәп һәм татар теле дәресләрен алып баручылар урамда калырга мөмкин. Алар бина сатылганнан соң эшне туктатырга туры килер, мәдәни үзәк ябылыр, дип курка.

Андагы белгечләр Йошкар-Ола шәһәрендә үткәрелә торган “Сабантуй”, “Нәүрүз”, “Масленница”, “Шәһәр көне” һәм башка бәйрәмнәрне оештыруда катнаша. Бу мәдәният үзәге татарларга гына түгел, башка милләт вәкилләренә, бөтен шәһәр халкына хезмәт итә, диелә рәсми мөрәҗәгатьтә.

Мари республикасындагы татар хәрәкәте вәкиле Рамай Юлдашев президентны һәм Бөтендөнья татар когрессы җитәкчесен мәдәни үзәкне саклап калырга ярдәм итүләрен сорый.

Бу хактагы мөрәҗәгатьләрне төрле милләттән булган 70 кеше имзалады, дип яза Юлдашев.

Аның әйтүенә караганда, элегрәк Мари республикасында радио һәм телевидениедә чыга торган татар тапшырулары ябылган, татарча котлаулар тапшыручы музыкаль программа да эфирдан алынган.
XS
SM
MD
LG