Accessibility links

Кайнар хәбәр

Риза Фәхретдинне искә алу дәвам итә


17 февраль көнне Лениногорски районының Түбән Чыршылы авылында күренекле галим, мәгърифәтче, дин белгече Риза Фәхретдиннең 150 еллык юбилеена багышланган фәнни-гамәли конференция булып үтте.

Республика күләмендә уздырылган бу конференциянең темасы “Син - әдип тә, имам-хатиб, мөхәррир, син тарихка юл салучы мөгаллим!” дип атала һәм анда Казан, Чаллы, Әлмәт, Лениногорски шәһәрләреннән килгән галимнәр, мәгърифәтчеләр, дин әһелләре, Лениногорски районының татар теле, әдәбияты, тарих укытучылары, шулай ук авыл халкы катнашты.

Бу хакта "Азатлык" радиосына Тарихи-мәдәни мирас фондының матбугат үзәге хәбәр итте.

Риза Фәхретдин 7 яшеннән шушы Чыршылы авылы мәдрәсәсендә укый башлый һәм үзенең 21 ел гомерен шушында уздыра. Биредә ул төпле дини белем ала, гарәп, төрек, фарсы телләрен өйрәнә, татар тарихы белән кызыкысына башлый, үзе дә иҗат эше белән шөгыльләнә.

Мәдрәсәдә укыганда ук ул инде мөгаллимлек эшен дә башлый, Чыршылыда үзенең беренче китапларын яза, башкаларның китапларын күчереп халыкка тарата, олуг татар галимнәре белән элемтәгә керә. Кыскасы, Риза Фәхретдин Түбән Чыршылы авылында шәхес буларак формалаша, һәм шушында алган төпле белем һәм югары әхлак тәрбиясе аны гомер буе озата бара.

Конференциядә катнашучылар да нигездә шушы хакта сөйләде. Гомер буе Риза Фәхретдиннең иҗатын өйрәнгән һәм аны яңадан халыкка кайтарган Казан галиме Әнвәр Хәйри, Чаллыдан язучы, тарих фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова, шушы авылдан чыккан дин әһеле һәм берничә китап авторы Рәсим хәзрәт Хәбибулла, Югары Чыршылы авылында туып-үскән һәм каһарман якташлары турында гаҗәеп китап язган Роза Абзалова-Сәлмәнова һәм мәгариф хезмәткәрләренең чыгышлары барысы да Риза Фәхретдин шәхесен төрле яктан ачуга юнәлдерелгән иде.

Чыгышлар арасында мәктәп балалары Фәхретдин яшәгән чор, аның үгет-нәсихәтләре нигезендә сәхнә күренешләре дә күрсәтте, шулай ук теманы ачарлык микрофильмнар да күрсәтелде. Авыл укытучыларының, мәгариф хезмәткәрләренең, шулай ук Түбән Чыршылы халкының, бигрәк тә Риза Фәхретдин нәселен дәвам иүчеләрнең сөйләгәннәре дә бик гыйбрәтле һәм мәгълүматлы булды.

Конференциядә катнашучылар шушындый очрашу уздырганы өчен мәктәп директоры Рузалия Сафинага зур рәхмәтләрен әйттеләр. Килгән кунаклар гаять бай мәктәп музее белән таныштылар һәм үзләренең китапларын да бүләк иттеләр, диелә Тарихи-мәдәни мирас фондының матбугат үзәге хәбәрендә.

XS
SM
MD
LG