Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәчет акчасына “аю мае” сөртүчеләргә җинаять эше ачылуы мөмкин


Сүз Салават Юлаев проспектындагы шул ук исемдәге җәмигъ мәчете төзелеше турында бара.

Әлеге мәчетне төзү хисабына күчкән 300 миллион сум акчаның 70 миллионы максатсыз туздырылган. Шул уңайдан прокуратура җинаять эше ачарга әзерләнә.

Әлеге мәчет Казандагы Кол Шәрифтән дә зуррак булачак дигән иделәр. Кол Шәриф 1500 кеше сыешлы булса, Салават Юлаев исемендәге мәчет 2000-нән артык кеше сыйдырышлы, Кол Шәрифнең манаралары 57 метр булса, монысы 72 метр булырга тиеш. Казанның борынына чиртү уе белән башланган эшләр, шулай сәер борылыш алды.
XS
SM
MD
LG