Accessibility links

Кайнар хәбәр

Югары мәхкәмә яңартылган бинага күчте


Республиканың югары мәхкәмәсе яңартылган бинага күчте.

Чарада Мәскәүдән килгән Русиянең югары мәхкәмәсе рәисе урынбасары Владимир Соловьев та катнашты. Бинаны ачу чарасында чыгыш ясап, Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов: “Монда эшләгән судьялар канәгать булсыннар, мәхкәмә бәхетле булсын”, диде.
Президент мәхкәмәнең бәхетле булуына нинди мәгънә салды: бу судьяларга эш булып торсын диювеме, җинаятьчеләр йомшаграк хөкем ителсен диюме, яки бина уңайлыклары турында әйтүеме, ансын ул үзе генә белә.
XS
SM
MD
LG