Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда Нияз Акмалны искә алдылар


Шагыйрь, язучы Нияз Акмалның элекке хезмәттәшләре, иҗатташ дуслары, туганнары һәм авылдашлары аның 55 еллыгын искә алырга Чаллыга җыелды.

Шагыйрь, язучы һәм журналист Нияз Акмал 1954 елның гыйнварында Сарман районының Каташ-Каран авылында туып-үсә. Иҗат уты белән янып, 55 яшенә җитмәгән ир уртасы кеше якты дөньядан китеп бара.

Элекке хезмәттәшләре, иҗатташ дуслары, туганнары һәм авылдашлары Нияз Акмалның 55 яллыгын искә алу уңаеннан Чаллыга җыелды. Кичә үзәк китапханәнең мәҗлесләр залында узды. Сәхнә диварының бер ягына Нияз Акмалның шушы шигырь юллары язылган:


Килер бер көн
Таңнар матур атар
Таңга керер минем халкым татар
Йөргән юлыбызга гөл ятар.

Шушында ук Гөлзада Бәйрәмованың “Идел” журналында язылган мәкаләсеннән өзек укырга була. “Нияз Акмал шигърияте талантының сере – гадилектә, фәлсәфи дәрәҗәдәге гадилектә”, дип яза Бәйрәмова.

Искә алу кичәсендә Чаллы телевидениясе әзерләгән Нияз Акмал тормышына кагылышлы 15 минутлык фильм күрсәтелде.

Аннары сәхнәгә Нияз Акмалның Каташ-Караннан, Казаннан килгән туганнары күтәрелде. Соңрак сүз Акмалның якын иҗат дусларына бирелде. Рөстәм Акъегет, Ләбиб Лерон, Марат Закир, Рәзин Нуруллин, Газинур Морат, Вахит Имамов һ.б. Нияз Акмалның иҗатының бөеклеге, шушы иҗатның үз вакытында тиешле бәя алмавы хакында сөйләделәр.

Искә алу кичәсе Нияз Акмалның шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар белән үрелеп барды.
XS
SM
MD
LG