Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран Бушерны тапшыру алды тантанасы әзерли


Иран алдагы атнада үзенең беренче атом электр станциясен кулланышка тапшыру алды тантанасы үткәрү мөмкинлеге турында белдерә.

Иран киңкүләм мәгълумат чаралары моны чын тапшыру алдындагы мөһим адым дип бәяли.

Анда электр станциясенең барлык бүлекләре компьютерлар белән сыналачак.

Бик озак кичектерүләр белән төзелгән Бушер атом электр станциясенең кайчан эшли башлыячагы әйтелми.

Бу станцияне төзүгә ярдам итүче Русиянең дәүләт атом энергия идарәсе башлыгы Сергей Кириенко Русия андагы атом реакторын бу ел ахырына кадәр эшләтә башларга җыена диде.
XS
SM
MD
LG