Мысыр полициясе Каһирәдә булган шартлауга катнашы булуда шикләнелгән 3 кешене кулга алды. Якшәмбе көнне шәһәрнең тарихи бистәсендә булган шартлауда Франциядән яшьүсмер егет һәлак булды, 20ләп кеше яраланды.
Мысырның дәүләт мәгълүмат агентлыклары хәбәр итүенчә, икенче бомбаны махсус хезмәтләр зарарсызлаган.
Соңгы тапкыр Мысырда көнбатыш кешеләренә һөҗүм 2006 елда булган иде. Аның өчен җаваплылыкны бер төркем дә алмады. Белгечләр, һөҗүм итүчеләр Мысыр хөкүмәтенең Израилнең Газзәдәге хәрби чараларына кырыс җавап бирмәгәненә ризасызлык белдерә, дип фаразлый.