Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ходорковский яңа хөкемгә Мәскәүгә китерелә


Русиянең мәхкамә вәкилләре элекке күренекле эшмәкәр Михаил Ходорковский үзенә каршы чыгарылган яңа финанс җинаятьләре гаепләүләре белән хөкем ителү өчен Себердәге төрмәдән Мәскәүгә алып кайтыла дип белдерде.

Мәскәү шәһәр мәхкамәсенең матбугат вәкиле Анна Усачева Ходорковскийның дусты һәм элекке кәсептәше Платон Лебедев та шул ук мәхкамәдә хөкем ителү өчен Мәскәүгә алып кайтыла диде.

Мәхкамә эше 3 мартта башланырга тиеш.

Анда аларга каршы чыгарылган канунсыз финанс эшчәнлеге турындагы яңа гаепләүләр каралачак.
XS
SM
MD
LG