Accessibility links

Кайнар хәбәр

Косово табиплары эш ташлады


Косовоның меңләгән табибы хөкүмәтнең хезмәт хакларын арттырмавына каршылык белдереп эш ташлады. Һөнәр берлеге президенты Аслан Бәйрәми, "табиплар бары тик ашыгыч авыруларны карый", дип белдерде.

Косовода табиплар 10 мең сум чамасы эш хакы ала. (220 евро). Шәфкать туташлары 6 мең (147 евро), техник хезмәткәрләр 5 мең (120 евро) сум алып эшли.

2008 елның октябрендә хөкүмәт аларга ай саен өстәмә 44 евро түлиячәген белдергән иде. Косовода сәламәтлек саклау өлкәсе һәм хастаханәләр начар хәлдә. Авырулар дәваланыр өчен күрше дәүләтләргә йөри.
XS
SM
MD
LG