Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Көмеш елга-2" урынына башка ракета очмасмы?


Төньяк Корея дәүләт телевидениесе, ил галәмгә икенче иярченен җибәрергә җыена, дип белдерде. Көньяк Корея һәм АКШ моңа ышанмый.

Кытай мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, якын көннәрдә Кореяның “Көмеш елга-2” ракетасы ярдәмендә “Дан йолдызы-2” иярчене галәмдәге орбитага чыгарылырга тиеш. Бу хакта мәгълүмат чараларына Кореяның галәмне өйрәнү оешмасы вәкиле хәбәр иткән булган.

Төньяк Кореядагы дәүләт телевединиесе тантаналы төстә иярченне җибәрүгә әзерлекнең тәмамлануы турында хәбәр итте.
Телевидение дикторы : “Иярченнең уңышлы чыгарылуы, илнең галәмне өйрәнү фәне һәм технологияләре юнәлешендә алга китәүен күрсәтәчәк”, диде.

Төньяк Корея галәмгә чыгаручы ракетаның җибәрелүе һәм иярченне орбитага чыгару илнең галәмне өйрәнү программасы кысаларында бара дип әйтә.

Әмма моңа күрше Көньяк Корея һәм башка илләрдәге белгечләр ышанмый. Алар иярчен дигән булып, Пхеньян “Таеподонг-2” идарә ителгән торган ракетаны сынарга җыена дип шикләнә. Ул АКШ-ның Төньяктагы штатына кадәр барып җитә ала дип фаразлана.

АКШ департаменты сүзчесе Роберт Вуд чираттагы ракетаның җибәрелү мөмкинлеге уңаеннан белдерү белән чыкты.
“Ракеталарга килгәндә, безгә көн кебек ачык. Бу БМО Иминлек Шурасының Төньяк Кореяга карата кертелгән 1718 карарын боза”, дип әйте ул.

Әлеге карар белән бу илгә баллистик ракеталарны үстерү тыела. БМОның бу карары 2006 елда кертелгән иде. Ул вакытта Төньяк Корея дөньяны атом сынаулары белән шаккатырды.

Көньяк Корея саклану министры Лии Саң-һии һәм тышкы эшләр министры Йу Мьуң-һван баллистик ракета һәм галәмгә чыгаручы ракета технологиясе бер-берсенә бик охшаган, шуңа күрә бу барыбер БМО карарын боза, дип белдерде.

Кореяны өйрәнүче фәнни тикшеренү институы белгече һәм Һьеоң-пил Пхеньян шул рәвешле АКШ-тан күбрәк икътисади ярдәм алырга өметләнә, дип саный.

“Төньяк Корея соңыннан моны сөйләшүләр вакытында файдалану максатында АКШ хакимиятләренә, Обама идарәсенә кисәтүче сигнал җибәрә”, дип әйтә бу белгеч.

“Интерфакс” агентлыгы хәбәр иткәнчә, дүшәмбе көнне Пхеньян АКШ-ны “Таеподонг-2” ракетасын җибәрү ихтималын хәрби провокация дип кабул итмәскә чакырган иде. Бу хактагы белдерүне Төньяк Кореяның рәсми мәгълүмат агентылыгы таратты.
XS
SM
MD
LG