Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда 32 кеше һәлак булды


Әфганстанда узган тәүлек эчендә көч куллануда 32 кеше һәлак булды.

Кандаһарда мотоциклга куелган бомба шартлап узып баручы 2 кеше һәлак булды, 8 кеше яраланды. Һилманд вилаятендә Талибан белән әфган көчләре арасында бәрелешләрдә 18 сугышчы үтерелгән.

Урузган вилаятендә АКШ һәм әфган көчләре белән бәрелештә 11 сугышчы үлгән.
XS
SM
MD
LG