Accessibility links

Кайнар хәбәр

Козак түбә ямарга 5 миллиард сум бирде


Русия хөкүмәте башлыгы урынбасары Дмитрий Козак чәршәмбе Казанга рәсми сәфәр белән килде.

Ул Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев, премьер-министр Рөстәм Миңнеханов белән очрашып, торак коммуналь хуҗалы мәсьәләсе турында сөйләште. Очрашуда 2009 елда бу тармакка кертеләчәк инвестицияләр турында да сүз барган.

Шәймиев сүзләренчә, узган ел республикада күп кенә йортлар төзекләндерелсә дә, бу эшкә алынган кайбер ширкәтләр алай–болай гына эшләп зур акчаларны алып качкан. Шуңа күрә дә президент йортларны төзекләндерүче ширкәт хуҗаларын алдан ук тикшерергә кирәк, ди.

Дмитрий Козак фикеренчә, коммуналь хуҗалык бүгенге көндә иң буталчык тармак һәм монда тәртип урнаштырырга кирәк. Йорт төзекләндерүне исә, җитәкчелек кризиска каршы чара буларак кабул итә. Финанс кризисы вакытында күп кенә төбәкләрдә коммуналь хуҗалыкны карау кайгысы булмаса да, Татарстанның бу эшкә алынырга ихтыяр көче җитә. Республика үзе бу мәсьәлә турында кайгырта икән, федераль үзәк һәрвакыт ярдәм итергә әзер, ди Дмитрий Козак.

Кризис елы булуга карамастан, республика җитәкчелеге 2009 елда йортларны төзекләндерүгә 10 миллиард сум сарыф ителәчәк, дип белдерә. Бу акчаларның 5 миллиард сумга якыны федераль үзәктән, калганы республика бюджетыннан алыначак.
XS
SM
MD
LG