Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алабугада инвесторларны җәлеп итү агентлыгы төзелде


Финанс кризисына каршы тору йөзеннән Алабугада инвесторларны җәлеп итү агентлыгы төзелде

Моннан соң бу шәһәр җирлегендә урнашкан һәрбер ширкәт үз табышын гына кайгыртырга түгел, ә Алабуганы үстерүгә дә көч куярга тиеш була. Бүген күп кенә инвесторлар райондагы җирләр белән кызыксына. Әмма киләчәктә, икътисадның башка тармакларын да үстерергә кирәк, ди район башлыгы Илшат Гафуров. Аның сүзләренчә инвесторларның саны елдан – ел арта. 2008 елда инвестиция күләме 17 миллиард сум булган. Бу 2007 елга караганда 1,7 миллиард сумга күбрәк.
XS
SM
MD
LG