Accessibility links

Кайнар хәбәр

“КамАЗ”га августка кадәр эш бар


Кризис вакытында Төркмәнстан белән 100 миллион долларлык килешү төзеп “КамАЗ” ширкәте Татарстан җитәкчелеген бераз тынычландырды.

Соңгы айларда кризис сәбәпле бу ширкәт эш атнасын кыскартып, эшчеләрен киметеп, күпмедер вакыт эшен туктатып та торырга да мәҗбүр булды. Яңа төзелгән килешү исә август аена кадәр “КамАЗ”лыларны эш белән тәэмин итеп торачак. Чөнки 1040 машинаны алар августка ясап бетерергә җыена. Уртак хезмәттәшлек килешүе, “КамАЗ” башлыгы Сергей Когогинның Ашгабат шәһәрендә Төркмәнстан президенты Корбангули Бирдемөхәммәдов белән очрашуы вакытында имзаланган.
Рәсми мәгълүматларга караганда “КамАЗ”ның 40 % товары читкә китеп бара. Төп хезмәттәш илләр: Украина, Казахстан, Төркмәнстан, Вьетнам, Әйзербайҗан.
XS
SM
MD
LG