Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Гыйрактан гаскәр чыгару планын әзерли


Ак Йорт хәбәрләренә караганда, президент Барак Обама 19 ай эчендә АКШ гаскәрләрен Гыйрактан чыгару планын тәкъдим итергә җыена. Планда күпчелек гаскәрне 2010 елның августына кадәр чыгарып бетерү каралган. Бу планны Обама бу атнада игълан итер, дип көтелә.

АКШ хәрби көчләренең бер өлеше Гыйракта 2011 ел азагына кадәр калырга тиеш булачак. Гыйрак хөкүмәте белән килешү нигезендә гаскәрләр илдән 2011 азагына кадәр китергә тиеш.

Бүгенге көндә Гыйракта 142 мең АКШ хәрбие бар.
XS
SM
MD
LG