Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәламәтлек саклауда хокуклар өчен көрәшү


Бер төркем башкортстанлы Русия хөкүмәте өстеннән илнең югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте.

Алар сәламәтлек саклауда хокуклар бозыла дип саный. Әлеге төркем бу уңайдан 1996нчы елда кабул ителгән “Халыкка түләүле медицина ярдәме турында” дип аталган кагыйдәне гамәлдән чыгаруны таләп итә. Бу турыда әлеге төркемдәге билгеле хокук яклаучы Эдвард Мурзин белдерде. Аның сүзләренчә, алар югары мәхкәмәдә уңай карарга ирешмәсәләр, Европа мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәчәкләр.
XS
SM
MD
LG