Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сак хезмәткәренә гаепләү белдерелде


Узган елның декабрендә Башкортстан президентының сак хезмәтендә канунсыз кораллар табылган иде.

Ул теркәлмәгән кораллар арасында 619 пистолет ядрәсе, ике меңгә якын төрле зурлык сугыш ядрәләре һәм шартлаткычлар бар. Әлеге уңайдан 35 яшьлек сак хезмәткәренә гаепләү белдерелде. Ул Президентның сак хезмәтендә финанс мәсъәләләр өчен җавап биргән булган.
XS
SM
MD
LG