Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кеше хокуклары буенча яңа вәкил билгеләнде


25 февральда Башкортстан парламенты утырышы булды. Анда ике дистәгә якын канун һәм канун өлгесе кабул ителде, үзгәрешләр кертелде.

Шулар арасында агымдагы елга казна турында канун да бар. Эш шунда, 10 февральда финанс көрчек шартларында хезмәт базарын көйләү турында программа кабул ителгән иде. Аңа ярашлы, республика казнасы ул чарага 29 миллион сумга якын акча бүләчәк.

Федераль казна да программага үз өлешен кертәчәк. Моның өчен 547 миллион сумга якын акча күчереләчәк. Шулар сәбәпле агымдагы елга казна берникадәр баеды. Ләкин казна барыбер дефицитлы булып кала килә. Дефицит 7 миллиардтан артык.

Утырышта республиканың кеше хокуклары буенча вәкиле дә билгеләнде. Ул Рим Каюмов. Моңа кадәр бу вазифаны Фәтхлислам Токомбәтов алып барды. Яңа билгеләнгән вәкил бу вазифасына кадәр Эчке эшләр министрлыгында икътисади җинаятьчелеккә каршы идарәне җитәкләде.
XS
SM
MD
LG