Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай АКШ тәнкыйтен кире какты


АКШ Дәүләт департаментының дөньяда кеше хокуклары торышы хисабында Кытай турындагы мәгълүматларны Пекин кире какты. Хисапта Кытайда кеше хокуклары торышы начарланды, диелгән.

Кытай тышкы эшләр министры, илдә кеше хокуклары югары дәрәҗәдә "саклана һәм хөрмәт ителә", дип Кушма Штатларны башта үз илен тикшерергә чакырды.

Дәүләт департаменты 2008 елда 190лап илдә хокук торышын тикшергән. Хисапта шулай ук Русия, Иран, Үзбәкстан һәм Төньяк Кореяга тәнкыйть белдерелә.
XS
SM
MD
LG