Олимпиадада Русиянең 18 төбәгеннән, аерым алганда Әстерхан, Самар, Оренбур, Чиләбе, Түбән Новгород, Төмән, Киров, Свердлау, Ульян, Омски, Башкортстан, Мордовия, Мари Иле, Удмуртия, Чуашстан, Пермь крае, Мәскәү, Сарытаудан барлыгы 74 укучы катнашты.
Татарстан мәгариф министрлыгының милли бүлек хезмәткәре Әлфия Әхәтова сүзләренчә, олимпиада сынауларыннан тыш, төбәкләрдән килгән татар балалары һәм укытучылар өчен төрле чаралар оештырылган. Чөнки укучылар арасында Казанны беренче тапкыр күрүчеләр дә шактый. Алар Г. Камал театырнда, Татарстанның милли музеенда, Казан Кирмәнендә һәм башка тарихи урыннарда булган. Моннан тыш, татар яшьләре “Үзебез” яңа буын хәрәкәте вәкилләре белән очрашып сөйләшкән.
“Мин татарча сөйләшәм акциясенең бер юнәлеше буларак без олимпиадага килгәннәрне төрле төркемнәргә бүлеп “Киләчәктә татар теле үссен өчен нишләр идегез” дигән сорауны бирдек. Аларның фикерләре бик төрле булды. Берәүләре – урамдагы язуларны татар телендә язарга, икенчеләре урысларга да татар телен өйрәтү шартларын карарга, татарча сөйләшү акциясен күбрәк үткәрергә кирәк диде”, ди очрашуны оештырган Казан дәүләт университеты студенты Әлфия Бәдретдинова.
Аның әйтүенчә, төбәктәге яшьләр Казанга бик зур әзерлек белән килгән. Хәтта кайберләре татар милли күлмәкләрдән йөргән. Татарстанның үз яшьләренә бу әлбәттә бик ят нәрсә.
“Самар өлкәсе яшьләре бик актив булды. Алар җырлар һәм биюләр күрсәтеп безне шаккаттырды”, ди Бәдретдинова.
Олимпиада нәтиҗәләренә килгәндә, беренче урынны - Башкорстан, икенче урынны – Чуаш республикасы, ә өченче урынны – Төмән өлкәсе алган.
Башкорстаннан килгән вәкиллек иң зурысы булган. Татар теле укытучылары сүзләренчә, кайбер яшьләр өчен Казандагы олимпиадада катнашу туган телне яхшылап өйрәнү өчен этәргеч булып тора.