Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан түрәләре җитәкче булырга өйрәнә


Татарстан оешмалары һәм ширкәтләре башлыклары – барлыгы 80ләп кеше – 3 көн эчендә уңышлы җитәкче серләренә өйрәнәчәк.

"Акыллы җитәкче серләре" уенында катнашып түрәләр кешеләрне нәтиҗәле эшләтә белү, уңышлы стратегия төзергә өйрәнәчәк.

"Югары вазыйфалардагы җитәкчеләр өчен нәтиҗәле идарә итү" дип исемләнгән семинарны март аенда Татарстан икътисад министрлыгы, Татарстан эшкуарлары һәм ширкәтләре ассоциациясе оештыра.

Семинарда шулай ук кризис чорында идарә итү турында да белем биреләчәк. Чараның соңгы дәресләрендә Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашачак.

XS
SM
MD
LG