Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшеренү: Һиндстанда хатыннар күпләп яндырыла


Яңа бер тикшеренү Һиндстанда бер ел эчендә генә дә 100 меңнән артык яшь хатын-кызның яндырып үтерелгәнлеген күрсәткән. Ул үтерүләрнең күбесе гаилә низагълары белән бәйле.

Британиянең "The Lancet" исемле медицина журналы Һиндстанда яшь хатын-кызларның яндырып үтерелү мөмкинлеге ир-атларныкыннан 3 тапкыр күбрәк ди.

Яндырып үтерелүчеләрнең күпчелеге 15-34 яшьләр арасындагылар.

Гаилә низагълары Һиндстанда бик зур проблемага әверелә. Еш кына бирнә мәсьәләсенә бәйле җәнҗал аркасында да хатын-кызларга бензин сибеп ут төртәләр.
XS
SM
MD
LG