“Бердәм Русия” фиркасе 4 бер мандатлы бүлгедә үз намзәтләрен тәкъдим итмәгәч, сәясәт белгечләре моның сәбәпләрен фаразлый башлаган иде. Күпләр барыбер бу бүлгеләрдә хакимият кешеләре җиңәчәк дигән фикердә торды.
“Бердәм Русия” тәкъдим иткән 46 намзәттән 2-се Дәүләт шурасына уза алмады. Декабристский белән Боровецкий бүлгеләрендә бәйсез намзәтләр “Бердәм Русия” тәкъдим иткәннәрне җиңеп чыкты.
Декабристский бүлгесендә Казан думасы депутатлары Мария Горшунова белән Фәрит Мифтахов арасында көндәшлек зур булды. Нәтиҗәдә хакимият фиркасе тәкъдим иткән Горшунова 21% тавыш җыеп икенче урынга калды. Бәйсез депутат, Казан шурасы рәисе Фәрит Мифтахов исә бу бүлгедә 39% тавыш җыеп шурага узды.
Боровецкий бүлгесендә исә “Бердәм Русия” тәкъдим иткән Дәүләт шурасының 3нче чакырылыш депутаты Рафаэль Юнусов, 37% тавыш җыеп Вадим Махеевка оттырды. Алабуга районы шурасы депутаты Махеев исә 44% тавыш җыйган.
Белгечләр, Дәрвишләр бистәсе бүлгесендә дә сайлау вакытында көндәшлек көчле булачак дигән иде. Күпләр биредә оппозиция вәкиле Александр Салий җиңүенә ышанды. Әмма бу бүлгедә 62% тавыш җыеп бәйсез намзәт, “Казан оптика-механика заводы” мөдирләр шурасы рәисе, күпмедер вакыт Амур өлкәсе вице-губернаторы булып торган Ронис Шәрипов җиңде.
Әмма 2 бүлгедә бәйсез намзәтләр җиңсә дә, сәясәт белгечләре Мифтаховны да, Махеевны да оппозиция вәкилләре дип санамый. Алар фикеренчә, шурага кергәч бу депутатлар хакимият җырын җырлаячак.
Сайлау тәмамлангач исә, халык янә кризислы тормышка әйләнеп кайтты. Һәм күпләрне сайлау узгач тормышта нинди үзгәрешләр булыр дигән сорау борчый. Дүшәмбе матбугат очрашуында президент Миңтимер Шәймиев бу сорауга җавап бирде.
“Кызганычка каршы, моңа төгәл җавап юк. Сайлаулар тәмамлангач тормышның кая барып чыгачагын әлегә төгәл белүче юк. Күптән түгел мин 3 айдан соң Татарстан кризисның тәэсирен кичерәчәк дигән идем. Бүген моны Дмитрий Медведев, Владимир Путин да әйтә. Кайсы төбәк яхшы эшләде, аңа кризисны кичерергә авырырак. Чөнки безнең товар дөнья базарына чыга иде, хәзер юк. Иң мөһиме финанс кризисны социаль кризиска әйләндермәскә. Узган елның көзендә инде без 1 мартта республиканың социаль халәте ничегерәк булыр икән дип курыккан идек. Әмма әлегә хәлләр ярыйсы”, ди президент Миңтимер Шәймиев.