Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырда Газзәгә ярдәм җыены


Якынча 75 илдән килгән вәкилләр, Израиль һөҗүмнәрендә тармар булган Газзә сызыгын яңадан төзекләндерүгә ярдәм өчен Мисырда очрашты.

Газзә халкын һуманитар ярдәм белән тәэмин итүдә халыкара оешмалар алдында торган иң зур киртә - чик буйларындагы тикшерү.

Мисырның Кызыл диңгез ярындагы Шарм-әш-Шәйех шәһәрендә “Газзәне яңадан төзекләндерү өчен Фәләстен икътисадына ярдәм”конферанциясенә килер алдыннан кайбер илләр, Газзәгә бирәчәк акча ярдәменең күләме турында алдан ук белдергән иде.

АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон, Американың, Израиль һөҗүменнән зыян күргән Газзәгә 900 миллион доллар бирәчәген игълан итте. Моннан кала Европа Берлеге 550 миллион доллар ярдәм биргән дә, Гарәп ярым утравындагы бай гарәп илләре 1 миллиард 65 миллион доллар ярдә бирергә вагъдә итте.

Бүгенге җыенда якынча 3 миллард доллар акча җыелды.

Конференциядә катнашкан АКШ дәүләт секреатары Һиллари Клинтон, АКШ башлыгы Обаманың Фәләстинне, Якын көнчыгыштагы тынычлык өчен мөһим илләрнең берсе буларак күрүен әйтте.

Ләкин җыелган ярдәмне Газзәгә кертү һәм анда төзекләндерү эшең башлап җибәрү ансат түгел.

чик буе проблемы

Газзәгә канунсыз кораллар керүен туктату максатында Мисыр һәм Израильнең чик буйларында тикшерүне арттыруы, Газзә халкына ярдәм күрсәтергә теләгән халыкара оешмаларны уңайсыз хәлдә калдыра. Алар чик буенда көттерелә.

Әлеге проблема Газзәне төзекләндерү эшен кичекмәстән тырышлык күрсәтергә теләгән халыкара җәмәгатьчелекне борчуга салды.

Якшәмбе көнне вазифага билгеләнгәннән бирле беренче тапкыр Газзәгә барган Якын көнчыгыш тынычлык дүртлегенең баш вәкиле Тони Блаир да, тиз арада чик буе проблемына чара табырга кирәк, дип белдергән иде.

Израиль ягы исә халыкара җәмәгатьчелекнең Газзәне төзекләндерү максатында башлткан чараларны яклау белдерүен, ләкин акчаның Газзәдәге сугышчылар кулына керүенә юл бирмәячәген, әйтте.

Израиль һәм ярдәм күрсәткән илләрне борчыган икенче мәсьәлә, бирелгән акчаның кем кулында, нинди максатта кулланылачагы.

акчаны кирәкле урынга ничек җиткерергә

АКШ бу дилемманы чишүдә үзенчә альтернатив юл тапкан: акчаны тиешле органнарга БМО, яисә башка халыкара ярдәм оешмалары аша күчерү.

Дөнья банкы башлыгы Һозә Дабоуб кичә Газзәдә ясаган чыгышында үз тәкъдимен болай ачыклады:

"Акча җибәрелгән очракта аны тиешле органнарга тапшыру өчен без халыкара ярдәм оешмалары белән хезмәттәшлек булдыру мәсьәләсен сөйләштек. Башка иганәче илләрнең бу юлга мөрәҗәгать итүе мөмкин", диде ул.
XS
SM
MD
LG