Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Әфганстанда сайлауны августта үткәрү яклы


БМО генераль секретареның тынычлык урнаштыру эшләре өчен җаваплы урынбасары Алейн Ле Рой Әфган президенты Хәмит Карзаиның августка билгеләнгән президент сайлауны майга күчерү планына борчылу белдерде.

Ле Рой иминлек, оештыру һәм техник сәбәпләр аркасында сайлауны июль аена кадәр үткәрү кыен булачак диде.

Ле Рой шулай ук сайлауны шул кадәр нык алга күчерү ышанычлы сайлау үткәрү мөмкинлеген тулысынча диялек бетерә диде.

Шуңа күрә дә БМО сайлау өчен Әфганстан сайлау комиссиясе билгеләгән 20 август көнен хуплады диде Ле Рой.
XS
SM
MD
LG