Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хатын-кызлар да вәгазь сөйләмәкче


Татарстанда “Иң яхшы вәгазь сөйләүче хатын-кыз” бәйгесен уздыру күздә тотыла. Шулай ук Казанга мөселман киемнәре дизайнерлары җыелачак.

Төркиядәге мәчетләрдә хатын-кыз бүлмәләрендә мөслимәләр төрле темаларга сөйләшүләр алып бара. Татарстан мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина сүзләренчә, әлеге тәҗрибәне Татарстанда да кулланмакчылар. Ягъни яхшы вәгазь сөйләүче хатын-кызларны билгеләп, алар киләчәктә мәчетләрдә мөслимәләрне борчыган сорауларга җавап бирергә тиеш булачак.

“Мәчетләргә күбрәк хатын-кыз килә. Ә алар шәхси сорауларын ир-ат хәзрәткә бирергә ояла”, ди Җиһаншина.

Әлбәттә хатын-кызларны борчыган сорауларга җавап бирү өчен гыйлемнән тыш, сөйләү осталыгы да кирәк.

“Бәйгене нәкъ шундый кызларны билгеләү өчен уздырабыз. Гомумән, яшьләр арасында төрле сорауларга җавап бирерлек бер төркем тупланырга тиеш”, дигән фикердә тора Җиһаншина.

Шулай ук март азагында Казанга мөселман модасы дизайнерлары җыелачак. Анда Мисыр, Төркия, Босния һәм Һерцеговина, Индонезиядән дизайнерларның килүе көтелә. Ә бәйгедә җиңүчеләр мөселман күлмәкләре дизайнын эшләргә ярдәм итү өчен Мәскәүгә Вячеслав Зайцевның мода йортына җибәреләчәк.
XS
SM
MD
LG