Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гатауллин кебек милләтпәрвар булырмы?


Ханты-Мансы татарлары милли-мәдәни автономиясе башлыгы Фәнис Гатауллин туган авылы – Чистай районы Яуширмәдә җирләнде.

Себердәге бу бүлгедә һәм Сургут шәһәрендә милли чараларны оештырып йөрүчеләрнең берсе булган Нүрия Җиһаншина сүзләренчә, үз эшләрен дә онытып, милләт өчен янып-көеп йөргән башка берәүне табу җиңел булмаячак.

Тормышка ашмаган теләкләре дә үзе белән китте, мөгаен, ди Җиһаншина. Соңгы елларда Фәнис Гатауллин Сургут шәһәрендә “Бәхетле” сәүдә челтәренең кибетен ачу теләге белән йөргән. Аннан да кала, Татарстан сәүдә йорты ачып, анда кунакханә, Татарстаннан китерелгән товарлар сату бүлекләре белән зур бер бина булдыру эшен дә башлаган.

Ул милләт өчен беркайчан да акчасын кызганмады, хосусый ширкәте булганга һәрвакыт үзен иркен хис итте, дип белдерә Җиһаншина. Фәнис Гатаулин рәсмиләргә милли чараларның кирәклеген дәлилли белү осталыгына да ия булган.

Аның тырышлыгы белән берничә тапкыр себер якларында Татарстан көннәре үтте, Татарстан дәүләт җыр-бию ансамблен дә күрә алдылар, Туфан Миңнуллинның “Ай булмаса, йолдыз бар” спектакле куелды. Сургут шәһәрендә “Казан” дип аталган ресторан ачылды, Сабантуйлар үтә килде.

“Менә ике ел инде, Фәнис Гатауллин үзен начар хис итә башлап, күп вакытын Казанда үткәргәч, Сабантуйларның да рәте китә башлады. Татарстан безне бөтенләй онытты, Башкортстаннан күп булып киләләр дә, үзләренең милли бәйрәменә әйләндереп калдыралар”, ди Җиһаншина.

Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты да “Татар дөньясы зур югалту кичерә. Халкыбызның сөекле улы, милләтебезнең өмете, ышанычлы егет, Татарстанның Ханты-Мансы бүлгесендәге вәкиле, бүлгедәге милли-мәдәни автономия рәисе, “Газпром” каршында нефть һәм газ корылмалары төзү һәм төзекләндерү ширкәтенең башлыгы Фәнис Гатауллин безнең арабыздан мәңгелеккә китте” дип гаиләсенең, туганнарының һәм бу бүлгедә яшәүче милләттәшләрнең кайгысын уртаклаша.

Ханты-Мансы диния идарәсе рәисе Таһир хәзрәт Саматов та “Азатлык”ка шалтыратып гаиләсенең, туганнарының кайгысын уртаклашуын белдерде.
XS
SM
MD
LG